news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада яшәүчеләр ишегалларында ремонт ясаучыларга урамда табын корган

Видеода эшче ир-атларны бәлеш һәм кайнар чәй белән сыйлыйлар.

news_top
Түбән Камада яшәүчеләр ишегалларында ремонт ясаучыларга урамда табын корган
https://www.instagram.com/tatarstan.news_/

Түбән Камада яшәүчеләр ишегалдын төзекләндерүче эшчеләр өчен урамда табын корган. Эшчеләрне кайнар чәй, пироглар, карбыз һәм кавын белән сыйлаганнар. Бу турыда «Татарстан хәбәрләре» аккаунтында хәбәр ителә.

«Юк, бу кемнеңдер туе яки юбилее да түгел. Түбән Камада яшәүчеләр ишегалларында ремонт ясаган эшчеләргә шулай рәхмәт белдерергә булган. Алар табын әзерләп, эшчеләрне сыйлаган», — дип язган видео авторы.

«Безнең заманда бик сирәк күренеш», — дип хуплаган инстачылар бу гамәлне.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар