news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада яшәүче хатын Төркиядә ял иткәндә үлгән

Урта диңгез буена ял итәргә килгән ир белән хатын берничә көн ял иткәч, авырый башлыйлар.

news_top
Түбән Камада яшәүче хатын Төркиядә ял иткәндә үлгән
https://pixabay.com

Түбән Кама шәһәрендә яшәүче ир белән хатын Төркиягә ял итәргә барган. Биредә хатын коронавирус инфекциясе иярткән һәм вафат булган. Бу турыда НТР 24 каналы хәбәр итте.

Каналга үз чыганагы хәбәр иткәнчә, 44 яшьлек хатын һәм аның ире Урта диңгез яр буена ял итәргә килә. Берничә көннән алар авыруның беренче билгеләрен сизә.

Өч көн буена ир белән хатын табибларга мөрәҗәгать итми. Алар авыру җиңел формада узар дип ышана. Аннары икесен дә хастаханәгә салалар. Берничә көннән ире тернәкләнә башлый, хатыны вафат була.

Мәрхүмәнең мәетен әлегә Түбән Камага алып кайтмаганнар. Аның шәһәрдәге сәнәгать предприятиеләренең берсендә эшләве билгеле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар