Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада яшәүче хатын ирен үтереп, ике атна базда яшереп тоткан

64 яшьлек ир-ат мәетен кичә тапканнар.

news_top_970_100
Түбән Камада яшәүче хатын ирен үтереп, ике атна базда яшереп тоткан
https://pixabay.com

Түбән Камада яшәүче хатын элеккеге ирен үтергән. Ул мәетне базга яшергән. Аны ике атнадан соң гына тапканнар. Бу турыда Татарстан буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

28 декабрьдә Түбән Кама шәһәренең Урман урамындагы йортларның берсендәге базда 64 яшьлек ир-ат мәете табыла. Ул биредә яшәүче кеше була. Мәеттә пычак кадаган, кискән яралар бик күп була. Якынча белешмә буенча, бу кешене ике атна элек үтергәннәр.

Җинаятьтә шикләнеп ир-атның элеккеге хатынын тоткарлыйлар. 57 яшьлек хатын гаебен таный. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Тикшерү версиясе буенча, элеккеге ир белән хатын берничә атна дәвамында бергәләп эчеп яталар. Фаҗига булган көнне ир хатынын тәртипсез яшәүдә гаепли башлый. Хатын пычак ала һәм иренә кадый. Аннары мәетне базга яшерә. Бераз вакыт узгач кына ул җинаяте турында туганнарына сөйли, алар полициягә мөрәҗәгать итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100