Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада яшәүче хатын ипи пакетының каты кыстыргычын йоткан

Пенсионер хатын чит предмет йотканын табибка килгәч кенә белгән.

news_top_970_100
Түбән Камада яшәүче хатын ипи пакетының каты кыстыргычын йоткан
Рөстәм Сафин

Түбән Кама табиблары 67 яшьлек хатынны үлемнән коткарып калган. Пенсионер хатын ипи салынган пакетның кыстыргычын ялгыш йотып җибәргән. Бу турыда НТР телеканалы хәбәр итте.

67 яшьлек пенсионер хатын 2 нче поликлиникага мөрәҗәгать итә. Ул инде бер тәүлек буена берни дә йота алмавын сөйли. 

Табиб-оториноларинголог Искәндәр Мөбәрәкшин пациентны карагач, аның йоткылыгына бик тирән төшеп урнашкан ак төсле чит предмет күреп ала. Бу әйберне чыгару өчен ярты сәгать чамасы вакыт кирәк була. Аннары хатынны өенә кайтарып җибәргәннәр.

Табиб сүзләренчә, әле ярый бу хатын вакытында табибка мөрәҗәгать иткән. Юкса кыстыргыч сулыш юлларына түбәнрәк төшеп китәргә мөмкин булган. Ул трахеяга узса, аннары бронхларга кереп, үпкәгә дә барып җитүе ихтимал. Ул очракта тарих фаҗига белән бетәр иде, диелә бу хәбәрдә.

Оториноларинголог Искәндәр Мөбәрәкшин район хастаханәсендә 7 ел чамасы эшли. Ул мондый очрак белән беренче тапкыр очрашуын әйтә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100