Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада урамнан баручы балалы хатынны кыйнап ташлаганнар

Узып баручылар әлеге вакыйгага кысылмаган һәм хатынга ярдәм итмәгәннәр.

news_top_970_100
Түбән Камада урамнан баручы балалы хатынны кыйнап ташлаганнар
НТР-24

Түбән Кама шәһәренең үзәгендә бала ияртеп бара торган хатынны билгесез ир-ат кыйнап ташлаган. Бу турыда НТР 24 каналы хәбәр итте.

Кыйналган хатынның якын танышы әлеге вакыйга турында социаль челтәрләрдә яза. Аның сүзләренчә, узып баручы кешеләрнең берсе дә балалы хатынны якламаган.

Әни кешенең киемнәре ертылган, тәне имгәнгән. Травмаларны табиблар теркәгән, хатын полициягә мөрәҗәгать иткән. Судмедэскпертиза билгеләнгән.

НТР-24 каналы шәһәр хакимиятенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, әлеге вакыйганы башкарма комитет һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе контрольгә алган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100