news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада урамда табып алынган песи хуҗаларын үлемнән алып калган

Түбән Камада урамда табып алынган песи хуҗаларын үлемнән алып калган

news_top
Түбән Камада урамда табып алынган песи хуҗаларын үлемнән алып калган

Түбән Камада яшәүче бер гаиләне урамда табып алган мәче коткарып калган. Бу хакта "Татарстан 24" каналы хәбәр итә.

Ирина Барбух бу көн турында әле дә тыныч кына сөйли алмый. Төнлә чыккан янгында йортның стеналары гына калган, документларны да саклап кала алмаганнар. Бәхеткә, кешеләр исән кала. Аларны Барсик кушаматлы мәче коткарган. Мәче үзе дә тәрәзәдән сикереп котылып калган.

Ирина Барбух пычрак һәм чирле песи баласын урамнан табып алган. Аны ашатканнар, дәвалаганнар, Барсик дигән исем кушканнар. 

Янгын чыккан төндә Барсик үз урынына йокларга ята. Төн уртасында торып каты итеп мияулый һәм тырный башлый. Кисәк уянган хатын мәчене орышмакчы була, әмма төтен исен сизеп, эшнең нәрсәдә икәнен аңлый. Ул улын уята һәм алар тәрәзәдән урамга чыгып котылалар. 

Пенсионерканың туганнары юк, аның улы гына бар. Күршеләре йортны ремонтларга ярдәм итәчәген әйткән. Ә Барсик хәзер Геройга әйләнгән - аны "Коткаручы" дип атап йөртәләр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар