Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада үтерелгән Гөлшатның иренә бер миллион сум бирделәр: үтерүчене табарга ярдәм иткән кеше акчадан баш тартты

Гөлшат Котенкованы үтерү эше буенча мәгълүмат бирүче кеше вәгъдә ителгән бер миллион сумнан баш тарткан. Ул акчаны 29 яшьлек хатынның иренә тапшырган.

news_top_970_100
Түбән Камада үтерелгән Гөлшатның иренә бер миллион сум бирделәр: үтерүчене табарга ярдәм иткән кеше акчадан баш тартты

Бу хакта НТР телекомпаниясе хәбәр итә.

Түбән Камада 29 яшьлек Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелгән кешене ачыклауда ярдәм иткән кешегә бер миллион сум акча тапшырылган. 

Мондый карар 11 гыйнварда Түбән Кама муниципалитеты һәм район полиция идарәсе тарафыннан уртак киңәшмәдә кабул ителгән булган. Әлеге акчаны Д. Котенев стажер булып эшләгән пластик тәрәзәләр җитештерү компаниясе директорына биргәннәр. Бу турыда  “Татар-информ”  хәбәр итә.

Предприятие җитәкчесе акчаны алып, шунда ук Гөлшатның иренә тапшырган. Тол калган ир яшь ярымлык кыз баласын үстерә.

Фирма директоры һәм хезмәткәрләре Д. Котеневның үз-үзен тотышында һәм киемнәрендә шикле эзләр күрәләр. Фирма җитәкчесе бу хакта полициягә хәбәр итә.

Моңа кадәр әлеге коточкыч җинаять турында тулы язма әзерләгән идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100