Түбән Камада танылган табиб вафат
Роберт Нотфуллинга язын 75 яшь туласы булган.
Түбән Кама районы үзәк район хастаханәсе табибы Роберт Нотфуллин 74 яшендә вафат булган. Бу турыда НТР сайты хәбәр итте.
Шәһәрдә билгеле стоматолог-ортопед, стоматология клиникасының дәвалау-ортопедия бүлеге җитәкчесе Роберт Нуруллович Нотфуллин вафат булды, диелә хастаханәнең инстаграмдагы хәбәрендә.
Быел ял аңа 75 яшь туласы булган. Ул гомеренең 50 елын медицинага багышлаган. Пациентлар һәм хезмәттәшләре өчен ул тәҗрибәле табиб һәм җитәкче, бик яхшы кеше, хезмәттәш һәм иптәш булып истә калачак.
Пенсиягә чыккач Роберт Нотфуллин Казанга күченгән булган. Аны биредә җирлиләр, диелә бу хәбәрдә.