news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада сыер сатучы хатын акчасыннан колак каккан

Ышанучан хатын телефонга килгән смс-хатлардагы парольләрне аферистка хәбәр итеп торган.

news_top
Түбән Камада сыер сатучы хатын акчасыннан колак каккан

Түбән Кама районында яшәүче хатын сыерын сатмакчы булган. Ул интернетта игълан биргән һәм алдакчылар корбаны булган. Бу турыда Түбән Кама районы буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенә сылтама белән НТР каналы хәбәр итте.

Хатын игъланын интернетка куеп, биш минут узуга, аңа бер ир-ат шалтырта. Бу кеше сыерны 60 мең сумга сатып алам, ди. Сыер «Авангард» совхозына булачак дип ышандыра. Әлеге совхоз Түбән Камадан 40 км ераклыкта гына урнашкан.

Сыерын сатып алучы табылганга сөенгән хатын акча күчерү өчен карта номерын да әйтеп бирә. Шуннан соң хатынга парольләр язылган смс-хатлар килә. Сыер сатучы исә шул парольләрне телефоннан аферистка хәбәр итеп бара.

Шулай итеп ышанучан хатын картасыннан 92 мең сум акчаны алалар.

Әлеге вакыйгадан соң «мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар