Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада серле рәвештә югалган Булатны волонтерлар эзли

34 яшьлек Булат Нигъмәтуллин ике көн элек эшкә китә һәм хәбәрсез югала. 3 сентябрьдә аның эшләп торган машинасы Лесная урамындагы чишмә янында табыла.

news_top_970_100
Түбән Камада серле рәвештә югалган Булатны волонтерлар эзли

Югалган ирне 50 кеше эзли. Хатыны әйтүенчә, Булат 3 сентябрьдә гадәттәгечә балаларын бакчага илткән, эшкә киткән һәм өенә әйләнеп кайтмаган. Шалтыраткач, телефонын алмаган. 

4 сентябрьдә Булатны төзелеш оешмасындагы хезмәттәшләре эзли башлый. Алар эшләп торган машинаны таба да инде. Машина ачык була, телефоннар һәм документларга да беркем дә тимәгән. Хәзер Булатны полиция дә эзли. Урманда эзләүләр бернинди нәтиҗә бирмәгән дип хәбәр итә НТР каналы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100