news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада серле үлем: 33 яшьлек ир-атны үз фатирында чәнчегәннәр

Мәрхүмнең хатыны полициягә шалтыратып хәбәр иткән.

news_top
Түбән Камада серле үлем: 33 яшьлек ир-атны үз фатирында чәнчегәннәр

Түбән Камада яшәүче 33 яшьлек ир-ат мәетен үз фатирында тапканнар. Аны пычак белән чәнчеп үтергәннәр. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Фаҗига турында 17 ноябрь иртәсендә билгеле була. Полициягә мәрхүмнең хатыны шалтыратып хәбәр иткән. Ул журналистлар белән аралашудан баш тарткан.

Мәрхүм ир-атның аркасына пычак кадаганнар. Бу кадаудан ул урында ук җан биргән.

Хокук сакчылары якын тирәдәге кешеләрне сораштыра. Әлеге ир-ат турында күрше-күлән аз белә. Бер начар сүз дә әйтмиләр. Күршеләр сүзе буенча, бу ир-ат хатыны һәм баласы белән ярты ел чамасы элек бирегә күченгән. Алар исәнләшеп йөргәннәр.

Фатирда ни булганын ачыклау белән тикшерүчеләр шөгыльләнә. Җинаять эше ачылган. Әлегә бу җинаятьтә гаепләнүченең шәхесе ачыкланмаган. Тикшерүчеләр фаҗиганең барлык версияләрен өйрәнә. Үтерүчене эзләү дәвам итә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар