Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада сәүдә үзәгендә пистолеттан атканнар

Түбән Камага Башкортстаннан килгән егетләр сәүдә үзәгендә атыш оештырган.

news_top_970_100
Түбән Камада сәүдә үзәгендә пистолеттан атканнар
https://pixabay.com/

Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә 1 мартта кичке биш тирәсендә гадәттән тыш хәл була. Сәүдә үзәгенең дүртенче катында бер ир-ат пистолеттан ата. Бу турыда полициягә хәбәр итәләр. Бирегә ашыгыч рәвештә тәртип саклаучылар килеп җитә. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ведомство мәгълүматы буенча, урынга килгән тәртип сакчылары җинаятьтә шикләнелүчеләрне тоткарлый. Алар Башкортстан кешеләре булып чыга. 23 һәм 37 яшьлек ике ир-ат кибеттә җәнҗал чыгарган. 37 яшьлек ир-ат исерек була, аның пневматик пистолетын алалар. 23 яшьлек егет исә газ баллончыгы белән коралланган.

«Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, тоткарланган кешеләрнең берсе сәүдә үзәгендә берничә тапкыр пистолеттан һавага аткан», диелә ведомство хәбәрендә.

«Хулиганлык» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Шикләнелүчеләр чыгып китмәү турында имза куйган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100