Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада прививкага каршылар кибетне яулап алып, QR-кодсызларны кибеткә керткән

Вакцинага каршылар вакцина ясатуны раслый торган кодсыз яки авыру турында белешмәсез генә кешеләрне бина эченә кертә.

news_top_970_100
Түбән Камада прививкага каршылар кибетне яулап алып, QR-кодсызларны кибеткә керткән
Видеодан скриншот

Түбән Камада QR-кодларга каршы булган берничә кеше «Березка» сәүдә үзәгендә «хакимиятне яулап» алган, дип яза НТР 24 сайты.

Алар ковидтан вакцина ясатуны раслый торган кодсыз яки авыру турында белешмәсез генә кешеләрне бина эченә кертә башлаган.

«Керегез, керегез. Без QR-кодларны бетердек. Монда власть — без», — дип сөйли кадрда бер хатын-кыз.

Икенче яшь кенә кыз QR-кодлар кертү турында карарны боза торган Җинаять кодексы маддәләрен кычкырып укый.

Төрле гаугалы акцияләре белән танылган Чаллыда яшәүче Агина Алтынбаева да Түбән Камага QR-кодларны бетерергә дип килгән. Ул да сәүдә үзәгенә кереп, вакцинасыз кешеләрне кибеткә кертүдә катнашкан.

Бу акцияне Чаллыдагы «Сопротивление принуждению» дип аталган хәрәкәт булдырылган. Агина Алтынбаева да шул хәрәкәттә катнаша икән. Ул да башка активистлар белән бергә Түбән Камадагы «Березка» сәүдә үзәгендә Конституциядән өзекләр укый, кодлар кертүнең законлы булмавын сөйли. Акция барышында сатып алучылар сәүдә үзәгенә кодларсыз кергән.

Социаль челтәрләрдә таралган видеодагы комментарийларда фикерләр төрле. Түбән Кама халкы кунакларның үзләрен болай тотуын бер дә ошатмаган.

«Сез өегезгә кайтыгыз инде, мескен сакчыларга бәйләнмәгез. Моны алар уйлап чыгармаган. Сезнең аркада алар да эшсез калырга мөмкин, соңыннан аларны сез ашатачаксызмы? Яки алар өчен штраф түләячәксезме?»

«Бу кодларны тикшерүчеләргә түгел, ә бу карарны уйлап чыгарган һәм хуплаган кешеләр янына барырга иде. Ә болай үзләренә контент ясыйлар, карауларын арттыралар, кешеләрнең, сакчыларның нервасын бетереп йөриләр».

«Бу коткы таратучыларны себереп түгәргә яки берәр атнага ковид-госпитальгә яткырырга кирәк. Анда ниндидер законнарсыз һәм Конституцияләрсез кешеләрнең ничек үлгәнен күрерләр иде».

«Менә нинди текәләр, ә? Пенсионер-сакчылар янына барып, имеш, үзләренең нинди белемле икәннәрен күрсәтәләр. Нигә администрациягә бармыйсыз соң, яки шундук Кабминга? Үзегезгә эләгер дип куркасызмы?»

Кадрларда күренгәнчә, бу хәлләрне сәүдә үзәгенең сакчысы күзәтеп тора.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100