news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада песи баласының тиресен куптарганнар һәм аякларын сындырганнар

Бу вәхшилекне күреп, ветеринарлар да шок хәлендә калган.

news_top
Түбән Камада песи баласының тиресен куптарганнар һәм аякларын сындырганнар

Түбән Кама шәһәрендә урамнан узып баручы кешеләр канга баткан песине күреп ала. Алар бичара хайванны ветеринария табибларына илтеп бирә. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Ветеринарлар, песине тикшергәч, аны кешеләр мәсхәрәләгән дигән нәтиҗәгә килә. Хайванның аяклары сынган, шул урында сөякләре тырпаеп торган. Бер аягында тиресен салдырганнар. Җенес әгъзаларын эчке яктан сыдырып бетергәннәр, диелгән әлеге хәбәрдә.

«Песинең корсагыннан йолкынып беткән эчке органнары күренә», — дип сөйләгән табиблар. Алар бу вәхшилекне күреп, шок хәлендә калган.

Кызганычка, бичара песигә ярдәм итә алмаганнар. Ветеринария клиникасына китергәч, бераз вакыттан ул үлгән. 

Хәзерге вакытта активистлар вәхшиләрне эзли. NTR-24.RU журналистлары вакыйганың чын хәлме икәнен ачыклый, диелгән телеканал хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар