news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада пенсионерның 300 мең сум акчасын алдап алганнар

Түбән Кама пенсионеры, дачасын сатарга теләп, 300 мең сум акчасын урлаткан. Бу хакта НТР 24 телеканалы хәбәр итә.

news_top
Түбән Камада пенсионерның 300 мең сум акчасын алдап алганнар

13 сентябрь көнне 69 яшьлек Түбән Кама кешесе полициягә мөрәҗәгать итә. Ханым, июль аенда Интернетка үзенең дачасын сату турында хәбәр урнаштырганы турында сөйләгән. 

Аңа таныш түгел ир-ат шалтырата һәм дачаны сатып алырга теләвен җиткерә. Сатуга куелган йорт турында җентекләп сорашканнан соң ул, йорт өчен акчаны аның картага салырга тәкъдим итә. Моның өчен ул пенсионердан банк картасының реквезитларын сорый. Ханым ир-атка барлык мәгълүматны да бирә, шуннан соң аның телефонына счетыннан 289 мең сумнан артыграк акча алынганы турында СМС хәбәр килә. 

Әлеге факт буенча, "Караклык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы. 




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар