news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада әнисе өйдән чыгып киткән саен, 16 яшьлек кызны әтисе көчләп интектергән

40 яшьлек ир-ат дүрт ай буена кыз баласын көчләп яшәгән.

news_top
Түбән Камада әнисе өйдән чыгып киткән саен, 16 яшьлек кызны әтисе көчләп интектергән
https://pixabay.com

Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә 16 яшьлек кызын көчләп яшәгән ир-атны 20 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, Түбән Камада яшәүче 40 яшьлек ир-ат дүрт ай дәвамында (2018 елның декабреннән 2019 елның мартына кадәр) 16 яшьлек кызын көчләп интектерә. Ир-ат бик агрессив була, еш кына исереп йөри. Хатыны һәм кече баласы өйдән чыгып киткәнен көтеп тора һәм олы кызын көчли.

Баланың анасы бу хәлне белеп алгач, шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә. 

Бу кешене «балигъ булмаган баланы көчләү» маддәсе буенча гаепле дип тапканнар һәм 20 елга хөкем иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар