Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада әнисе чүп түгәргә чыгып киткәч, нәни бала фатирда бикләнеп калган

Түбән Камада бер яшьлек бала фатирда бикләнеп калган: әнисе чүп ташларга чыгып киткәч, ул ялгыш ишекне япкан.

news_top_970_100
Түбән Камада әнисе чүп түгәргә чыгып киткәч, нәни бала фатирда бикләнеп калган
Бер яшьлек Милана өчен ишек белән уйнау чын фаҗигагә әверелгән. Кызның әнисе, Ирина, чүп ташларга дип чыгып киткән, ләкин кире фатирга керә алмаган, дип хәбәр итә НТР телеканалы. 

Ишек бикле булып чыга. Аны ача алмаганнар. Милананың куркып елавы әнисен борчуга сала. 

- Нык кычкырды. Әле хәзер дә бераз елап тора. Яныннан китә башлау белән еларга тотына", - дип сөйләде кызның әнисе Ирина Павлова. 

Ирина тиз арада коткаручыларга шалтыраткан. Ләкин аларның ярдәме кирәк булмый - кеченә Милананы күршеләре коткарган. Алар Иринаның ишек аркылы кызы белән сөйләшкәнен ишетеп алганнар һәм шунда ук ярдәмгә ашыгалар - алар ишекне кадак суыргыч белән ачып кергәннәр. 

- Бу табигый инде. Үзебезнең дә ике бала бар, - дип сөйли күрешләре Эльвира Пьянкова. 

Мондый очраклар чыннан да, еш булып тора. Фатирда кечкенә бала булганда, чыгып китәр алдыннан ишекнең бикләнеп калмаячагын кат-кат тикшерергә кирәк. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100