Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада әни кеше кызын кибеттә ташлап калдырган

Түбән Камада әни кеше кызын кибеттә ташлап калдырган

news_top_970_100
Түбән Камада әни кеше кызын кибеттә ташлап калдырган
Түбән Камада шәһәрендә бер ана баласын "Пятерочка" кибетендә ташлап калдырган. Бу хакта НТР телеканалы хәбәр итә. 

Гагарин урамы, 40нчы йортта урнашкан "Пятерочка" кибетендә эшләүчеләр кич кибет бусагасында елап утырган кызга тап булган. Бала янында олы кешеләр булмаган, кыз яланбаш утырып торган.

Кибетчеләр полициягә мөрәҗәгать иткән. Баланың кибеткә бер хатын-кыз белән килүен ачыклаганнар. Бер мизгелдә хатын юк булган. Бала урамда берүзе басып калган.

Кибеттә эшләүче бер хезмәткәр сүзләренчә, баланы ташлап калдырган хатын башта бер ир кеше белән бергәләшеп сыра эчкән. Аннары алар кибеткә кергәннәр һәм алкоголь алганнар. Икесе дә исерек булган, алкогольне озаклап сайлаганнар. "Аннан соң мин бала елаган тавыш ишеттем. Чыксам - бала башлыксыз, бусагада утыра", - дип сөйләгән хезмәткәр.

Полиция кызны хастаханәгә илткән. Хәзер баланың хәле яхшы. Табиблар баланы бик елмаючан һәм аралашучан дип бәяләгән. Хастаханәдә бала бер генә тапкыр да еламаган һәм әнисен сорамаган. 

- Хастаханәгә китергәндә кыз чиста киенгән иде. Табиб аны карады, хәле канәгатьләнерлек. Бала сөйләшми. Без аның фамилиясен дә, исемен дә, төгәл яшен дә белмибез (карап торышка ике яшь чамасы), - дип сөйләгән НТР телеканалына шәһәр балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Елена Тюленева.

Хәзер хастаханә юрист ярдәмен көтә һәм баланы опека бүлегенә тапшырырга әзерләнә. Анда исә баланың әтисен һәм әнисен ачыклау белән шөгыльләнәчәкләр.

- Дежур торган хезмәткәр кичә үзен ана дип таныштырган кешенең приемный покойга килүен һәм баланы алып китәргә теләвен әйтте. Без балалар янына кеше кертмибез, беркемгә дә аларны биреп җибәрмибез. Хәзер бөтен гамәлләр дә опека бүлеге рөхсәте белән генә эшләнә, - дип аңлаткан Елена Тюленева.

Дежур хезмәткән баланы сорашкан хатын-кызның исемен сорамаган. 

Баланы ни өчен һәм кем ташлап калдырганы әлегәчә билгесез. Табиблар төрле хәлләр булырга мөмкин дип фаразлый. Күренеп тора, бала яхшы гаиләдән, ди алар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100