Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада наркотиклар таратучыны тотканнар

43 яшьлек хатын наркотик матдәләр саткан һәм аны контактсыз ысул белән тараткан.

news_top_970_100
Түбән Камада наркотиклар таратучыны тотканнар
https://16.мвд.рф/news/item/19481166/

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре 43 яшьлек хатын-кызны тоткарлаган. Ханым Түбән Кама территориясендә наркотик матдәләр сату һәм контактсыз ысул ярдәмендә, аларны тарату белән шөгыльләнгән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Полиция хезмәткәрләре шикләнелүчене наркотиклар сатарга ниятләгән вакытта тоткарлаган. Тикшерү барышында ханымнан билгеле булмаган матдәле 14 пакет табып алынган. Химия тикшеренүе нәтиҗәләре буенча әлеге пакетларда 20,17 грамм синтетик матдә булуы ачыкланган.

Шикләнелүче яшәгән фатирда тентү үткәргән вакытта оперативниклар, алга таба сату өчен әзерләнгән, гомуми массасы 82,22 грамм булган, 54 наркотик матдә белән төргәк табып алган.

Хәзерге вакытта хокук сакчылары тарафыннан әлеге ханымның наркотик матдәләрне кайдан алуы ачыклана.

Тоткарланучыга карата РФ Җинаять кодексының 30нчы маддәсенең 3нче өлеше «Җинаятькә әзерләнү һәм җинаятькә омтылу», шулай ук 228.1 маддәсенең 4нче өлеше — «Наркотик чараларын законсыз сату» билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Әлеге кылынган җинаятьнең санкцияләре егерме елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Хәзерге вакытта җинаятьтә шикләнелүче ханым сак астына алынган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100