news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада машинага ут төртүчене видеокамера төшереп торган

Төнге икеләр тирәсендә парковкадагы бер машинага ут каба.

news_top
Түбән Камада машинага ут төртүчене видеокамера төшереп торган

Түбән Кама шәһәрендә төнлә чит кеше машинасына ут төртүчене видеокамера төшереп торган. Бу кадрларны «Татвижен» ситуация үзәге күрсәткән.

НТР-24 хәбәр иткәнчә, гадәттән тыш хәл 12 мартта төнге икеләр тирәсендә була. Машина Шинниклар проспектындагы 1 нче номерлы йорт янында парковкада тора.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, машина янына бер кеше килә, ул нидер эшли, аннары йөгереп китеп бара. Шуннан соң машинага ут каба.

Бу кешене полиция эзли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар