Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада машина бәрдергән кыз бала биш метр капот өстендә барган

Машинага туктагач, 13 яшьлек бала торып басмакчы булган. Узып баручы кешеләр аңа ятып торырга киңәш иткән.

news_top_970_100
Түбән Камада машина бәрдергән кыз бала биш метр капот өстендә барган
Түбән Каманың Химиклар проспектындагы “Вахитов проспекты” тукталышы янында 13 яшьлек укучы кызны “Лада Калина” машинасы таптаган. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Авария көйләнми торган җәяүлеләр юл аша чыга торган урында булган. Машинага бәрелгәч, кыз торып басмакчы булган. Ләкин узып баручылар аңа торырга рөхсәт итмәгән, баланы яткырганнар. Шул арада кыз бала әнисенә шалтыраткан.

“Ашыгыч ярдәм” тиз килеп җиткән. Баланы хастаханәгә алып киткәннәр. Кызның баш мие селкенгән, сөякләре имгәнгән. Хәзерге вакытта ул хастаханәдә табиблар күзәтүендә.

Кыз машинаның алгы тәрәзәсенә бәрелгән. Шаһитлар сүзе буенча, машина баланы өстерәп киткән. Җәяүлеләр чыга торган урыннан, “ашыгыч ярдәм” килгәнче яткан урынга кадәр бала машина капотында барган. Бу ара чама белән 5 метр тәшкил итә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Машинаның нинди тизлек белән барганын белгечләр билгеләячәк. Бала тапталган мизгел видеорегистратор камераларына эләкмәгән. Юл инспекторлары шаһитларны сораштыра.

“Мин аның йөгереп чыкканын күрмәдем. Барысы да бик тиз булды, көтелмәгәндә. Борылышка керер өчен, полосадан күчкән идек”, - дип сөйләгән машина йөртүче.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100