news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада мәете табылган 25 яшьлек хатынның ике баласы ятим калган

Виктория чәршәмбе көнне өйдән чыгып китә һәм әйләнеп кайтмый.

news_top
Түбән Камада мәете табылган 25 яшьлек хатынның ике баласы ятим калган
https://pixabay.com

Түбән Камада 3 февральдә югалган Виктория Г. мәетен 7 февральдә тапканнар. Бу турыда НТР 24 каналы хәбәр итте.

Телеканалның үз чыганагы белешмәсе буенча, Викториянең мәетен урманда тапканнар, аның ике баласы ятим калган.

Виктория югалу турында «След» эзләүчеләр төркеме хәбәр тарата. Аңа 25 яшь була. Виктория чәршәмбе көнне өйдән чыгып китә һәм әйләнеп кайтмый. Аны шимбә көнне волонтерлар эзли башлый.

Викториянең үлеме сәбәпләре хәбәр ителми. Аны җирләү өчен акча җыялар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар