Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада корпоратив вакытында панданы кыйнаганнар

Исерек кунак аю булып киенгән аниматорның чынлап та кешеме икәнен ачыкларга теләгән.

news_top_970_100
Түбән Камада корпоратив вакытында панданы кыйнаганнар

Түбән Камада бер оешманың Яңа ел корпоративы вакытында кунак панда киемендәге аниматорны кыйнарга ябыша.

Бәйрәм итүчеләр котырган кунакны читкә өстери, әмма «панданы» җиңел генә коткара алмыйлар. Исерек кунак аниматорның киемен ертып бетерә.

Исерек кунакны УВДга алып килгәннәр, хулиганлык өчен ул ике тәүлеккә кулга алынган. Панда ролендәге аниматор ертылган костюмын 83 мең сум дип бәяләгән һәм бу сумманы гаепледән түләтергә тели.

Исерек кунак панданы кыйнау сәбәбен: «мин ул кием эчендә чынлап та кеше бармы-юкмы икәнен белергә теләдем» дип аңлаткан.

Социаль челтәрләрдә бу ирдән «үтеп барган ел хөрмәтенә дуңгыз булганчы эчкән дә аюны кыйнаган» дип көләләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100