Түбән Камада кешене агач басып үтергән
Әлеге һәлакәт Тукай урамындагы 8 нче йорт тирәсендә булган.
Түбән Камада урам буйлап барган ир-ат өстенә агач ауган. Шул сәбәпле җәяүле урында ук вафат булган. Бу хакта НТР каналы хәбәр итә.
Агачны көчле җил аударган булуы ихтимал. Һәлакәт урынында полиция хезмәткәрләре эшли, алар шаһитларны сораштыра.
Җәяүленең үлеменә китергән сәбәпләр ачыклана.