Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада күп катлы йортта янгында бер ир-ат һәлак булган

Фаҗиганең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.

news_top_970_100
Түбән Камада күп катлы йортта янгында бер ир-ат һәлак булган

Бүген кич Түбән Каманың Сөембикә проспектында урнашкан күп катлы йортта янгын чыккан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Янгын турында 20.55 сәгатьтә хәбәр итәләр. Аны 21.47 сәгатьтә сүндереп бетергәннәр. Бер бүлмәле фатирның бүлмәсе януы ачыкланган.

Хәрабәләрне актарган вакытта, ир-ат мәете табылган. Аның шәхесен ачыклыйлар. Янгын сәбәпләрен тикшерүчеләр билгеләячәк.

Янгын чыккан фатир күршесендә йөри алмый торган инвалид ир-ат яшәгән. Аны янгын сүндерүчеләр күтәреп алып чыккан. Коляскада гына хәрәкәтләнә ала торган бу кешегә битлек кидергәннәр. Бу йорттан барлыгы тугыз кешене эвакуацияләгәннәр. Тагын 40 кеше өйдән үзе чыккан

Шаһитлар янгын алдыннан шартлау тавышы ишетүләрен социаль челтәрләрдә язды. Бу мәгълүмат рәсми рәвештә расланмаган, дип хәбәр итте «Татар-информ».

Урынга шәһәр мэры Айдар Метшин килгән. Бу турыда НТР24 каналы хәбәр итте.

Мэр бу эшне үз контроленә алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100