news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада ире кыйнап үтергән хатынның ике баласы ятим калган

34 яшьлек хатынның 3 һәм 5 яшьлек ике баласы булган.

news_top
Түбән Камада ире кыйнап үтергән хатынның ике баласы ятим калган
https://pixabay.com

Түбән Кама шәһәренең Чабьинская урамында 28 майда 34 яшьлек хатын-кызны бергә яши торган 44 яшьлек ире кыйный. Хатын хастаханәдә вафат була. Бу турыда НТР24 каналы хәбәр итте.

Мәрхүмә хатын фатир хуҗасы була. Ул бу өйне бер ай чамасы элек сатып алган. Биредә ул ире белән яши. Күршеләре сүзләренчә, алар еш кына салгалап йөри, аларга дуслары килә һәм бергәләшеп эчәләр.

Җинаять көнендә дә шул хәл кабатлана. Күршеләре сүзләренчә, хатын көндез ике иптәшен ияртеп алып кайта. Подъезд янында аны бергә яши торган ире көтеп тора. Ул көнләгән булуы ихтимал. Шуннан соң ир хатынын кыйный башлый. Иптәшләре низагка катнашып тормый, алар китеп бара.

34 яшьлек хатынны ире фатирга алып кереп, кыйнавын дәвам иттерә.

Хәзерге вакытта тикшерү бара, Түбән Камада яшәүче 44 яшьлек ир-атны 15 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Күршеләре сүзләренчә, мәрхүмә хатынның 3 һәм 5 яшьлек ике баласы ятим калган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар