Түбән Камада ике ай элек югалган Адел Гариповның мәетен тапканнар
Июнь аенда югалган 24 яшьлек Адел Гариповның гәүдәсен туганнары таныган. Бу хакта NTR-24.RU сайты хәбәр итә.
24 июнь көнне Адел Гарипов дуслары белән чыгып китә һәм юкка чыга. Туганнары сүзләренә караганда, алар спиртлы эчемлекләр эчәләр һәм йоклап китәләр, ә уянганда машинада Аделнең шәхси әйберләрен генә табалар. Ә егет үзе юкка чыккан була. 1,5 ай дәвамында туганнары, волонтерлар егетне эзлиләр. Алабуга районында елга эшчеләре аның гәүдәсен очраклы гына табып ала.
NTR-24.RU хәбәр иткәнчә, нефть танкеры эшчеләре, Алабугадан ерак түгел, Чулман елгасындагы, Котловский утравына йөк төяр өчен туктыйлар. Утрауда алар Адел Гариповның үле гәүдәсен табалар.
Аның Адел Гарипов мәете икәне шундук аңлашылмый. Аделнең гәүдәсе икәненә киемнәре генә ишарәли: куе зәңгәр төстәге, кызыл җиңле юка куртка, зәңгәр төстәге кроссовкалар - барысы да ориентировкада язылганча була. Соңрак, мәет Адел Гариповныкы икәнен аның туганнары раслый.
Егетнең ни сәбәпле вафат булганын хәзерге вакытта тикшерүчеләр ачыклый. Шунысы билгеле: Аделның тәнендә көч куллану эзләре табылмый. Үлемнең төгәл сәбәбен суд - медицина экспертизасы ярдәмендә генә ачыкларга мөмкин.