Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада җиде эт бер песины талап үтергән

Әлеге вакыйганы видеокүзәтү камерасы төшереп торган.

news_top_970_100
Түбән Камада җиде эт бер песины талап үтергән

Түбән Каманың Гайнуллин урамындагы унынчы йорт каршында этләр чирүе бер песине талап үтергән. Әлеге вакыйга балалар мәйданчыгында булган. Бу турыда НТР 24 каналы хәбәр итте.

«Җиде эт бер песигә ташлана. Бу вакыйганы видеокүзәтү камерасы төшереп тора. Песинең ачыргаланып кычкыруы бөтен тирә-якка ишетелә. Бу хәлне биредә яшәүчеләр тәрәзәдән күрә. Песи берничә минут чиный һәм туктап кала», — дип сөйли канал хәбәрчесе. 

Хәзер бу урында йон кисәкләре генә калган инде. Мәрхүм песине ишегалдында бар кеше дә яраткан, ашатып торганнар. 

Бу беренче генә очрак түгел икә. Бер ай элек кенә Мәктәп бульварындагы ишегалдында этләр песине талаган. Бу вакыйга балалар каршында булган.

Биредә яшәүчеләр этләр ач булганга, песиләргә һөҗүм итә дип саный. Алар этләр кан тәмен тоеп, балаларга да һөҗүм итә башлар дип курка. Биредә сукбай этләр күп йөри дип зарланалар.

НТР 24 каналы хәбәр иткәнчә, Түбән Кама районында сукбай этләр мәсьәләсе белән шөгыльләнүчеләр юк. Моңа теләк белдерүче табып булмый. Инде икенче тендер да узмаган, чөнки бер гариза да килмәгән. Җаваплыларны табу өчен өченче тапкыр бәйге оештыру вакыты билгеле түгел, дип аңлатканнар Экология бүлегендә.

Әгәр шәһәрдә песиләр һәлак була башласа, башка борчу килеп чыгуы да ихтимал. Биредә яшәүчеләр йортларны тычканнар басар дип борчыла, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100