Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада хуҗалары булмаганда яна башлаган балконны үсмерләр кар белән сүндергән

Паркта спорт белән шөгыльләнүче үсмерләр, бер фатирның балконы януын күреп алган. Урамдагы барлык балалар җыелышып, чылбыр булып тезелгән һәм кар кисәкләре биреп торганнар.

news_top_970_100
Түбән Камада хуҗалары булмаганда яна башлаган балконны үсмерләр кар белән сүндергән

Түбән Кама шәһәрендә яшәүче үсмерләр биш катлы йортта зур янгын булдырмый калган. Паркта йөрүче малайлар Тукай урамындагы 38 нче йортның беренче катындагы балконнан төтен чыгуын күреп ала. Бу фатирда балкон ишегенә ут капкан булган. НТР 24 каналы шул хакта хәбәр итте.

Балкон пыяла белән капланмаган. Малайлар сикереп менеп, утны кар белән сүндерә башлаган. Аларга ярдәмгә башка балалар да җыелган. Алар бер-бер артлы тезелешеп баскан, кар бирә-бирә, янгын сүндерергә ярдәм иткәннәр.

Шаһитлар сүзләренчә, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, балалар утны сүндереп бетергән инде. 

НТР телеканалы ачыклаганча, янгын 1 квадрат метр мәйданда булган. Әлеге вакыйгада бер кеше дә зыян күрмәгән.

Шаһитлар әлеге вакыйганы видеога төшереп алган. Анда малайларның чылбыр булып тезелеп, кар бирүе күренә.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, бу көнне 13 һәм 14 яшьлек ике үсмер паркта спорт мәйданчыгында шөгыльләнә. Шул вакытта алар бер балконнан төтен чыгуын күрә. Малайлар тиз генә балконга менә. Су булмагач, кар белән янгын сүндерә башлыйлар. Алар янына урамдагы башка балалар җыела. 

Социаль челтәр кулланучылар балаларны мактый. «Әти-әниләре дөрес тәрбия биргән», «Коткаручы булырлар, оператив эшлиләр», диләр. 

Янгын күзәтчелеге вәкилләренең якынча версиясе буенча, янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге төшү аркасында килеп чыккан булуы ихтимал.

Янгын чыккан вакытта фатирда кешеләр булмаган. Әгәр үсмерләр өлгермәсә, фатирга шактый зыян килгән булыр иде, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100