Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада Гөлшат Котенкованы вәхшиләрчә үтерүченең фотороботын ясаганнар

Бүген 10 гыйнварга каршы төндә Түбән Кама районының Красный Ключ бистәсендә “Алнаш” өйрәнү-тренировка базасы территориясендә 28 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсе табылган. Башы һәм муены тирәсенә 11 тапкыр пычак белән кадаулары да билгеле.

news_top_970_100
Түбән Камада Гөлшат Котенкованы вәхшиләрчә үтерүченең фотороботын ясаганнар

“Татар-информ” хәбәрчесеачыклаганча, һәлак булган кыз – Түбән Камада яшәүче 28 яшьлек Гөлшат Котенкова (Шәйхиева).

Ул кичә ире һәм кызы белән бергә “Алмаш” өйрәнү-тренировка базасына чаңгы шуарга килә һәм югала. Әле факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Үтерүченең фотороботын ясаганнар. Якынча билгеләр буенча ул 27-32 яшьлек ир-ат, буе 170-175 см, тулырак гәүдәле, чәчләре караңгы төстә, күзләре – көрән.

Башында бәйләнгән кара шапка, өстендә кара пуховик, кара чалбар, аякларында кара төсле аяк киеме.

Артык күзгә ташланып, аерылып тора торган билгесе юк.

Гөлия Котенкованың 6 айлык кызы калган. Мәрхүмнең якыннары белән тулырак язманы укый аласыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100