Түбән Камада Гөлшат Котенкованы вәхшиләрчә үтерүченең фотороботын ясаганнар
Бүген 10 гыйнварга каршы төндә Түбән Кама районының Красный Ключ бистәсендә “Алнаш” өйрәнү-тренировка базасы территориясендә 28 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсе табылган. Башы һәм муены тирәсенә 11 тапкыр пычак белән кадаулары да билгеле.
“Татар-информ” хәбәрчесеачыклаганча, һәлак булган кыз – Түбән Камада яшәүче 28 яшьлек Гөлшат Котенкова (Шәйхиева).
Ул кичә ире һәм кызы белән бергә “Алмаш” өйрәнү-тренировка базасына чаңгы шуарга килә һәм югала. Әле факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Үтерүченең фотороботын ясаганнар. Якынча билгеләр буенча ул 27-32 яшьлек ир-ат, буе 170-175 см, тулырак гәүдәле, чәчләре караңгы төстә, күзләре – көрән.
Башында бәйләнгән кара шапка, өстендә кара пуховик, кара чалбар, аякларында кара төсле аяк киеме.
Артык күзгә ташланып, аерылып тора торган билгесе юк.
Гөлия Котенкованың 6 айлык кызы калган. Мәрхүмнең якыннары белән тулырак язманы укый аласыз.