Түбән Камада дүрт машина катнашындагы авариядә биш кеше тән җәрәхәтләре алды: берсе авыр хәлдә
Авария бүген икедә Түбән Кама-Чистай юлында була.
Сәламәтлек саклау министры Айгөл Сәлимҗанова "Татар-информ" агентлыгына каза күрүчеләрнең берсе 2004 елгы бала икәнен әйткән. Бер ханым авыр хәлдә, төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган өч кеше Түбән Кама үзәк сырхауханәсенә китерелгән.
Хәле уртача дип бәяләнгән бала Түбән Кама балалар сырхауханәсендә.