Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада биш машина бәрелешкән

Сишәмбе көнне иртән биш машина катнашындагы юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, сәнәгать зонасында "бөке" хасил булган.

news_top_970_100
Түбән Камада биш машина бәрелешкән
Мәгълүм булганча, авария «ТЭЦ-1» янындагы светофор алдында килеп чыккан. Авария, тизлек режимын сакламау аркасында килеп чыккан булырга мөмкин, - дип яза НТР 24 телеканалы сайты. Фотолардан күренгәнчә, машиналарга һәм кешеләргә зур зыян килмәгән. 

Шулай ук, алдагы көнне дә, кич, Түбән Камада, Вахитов һәм Гагарин урамнары киселешендә юл-транспорт һәлакәте булган. Җитди зыян күрүчеләр юк.  

Искәртеп үтик, дүшәмбе төнендә Түбән Кама шәһәренә керү урынында авариядә, "тугызлы" йөртүчесе,  39 яшьлек ир-ат һәлак булган иде. Автомобиль йөртүчеләр, авариянең сәбәбе - юлның төзек булмавы диләр.  



Юлларның начар булуы, сайтны укучылар арасында да бәхәс уяткан. Алар төрле фикерләр калдырганнар:

- Без түләгән салымнар кайда китә? Ул машина бәрелгән җирдә - коточкыч юл, - дип яза сайтны укучы Таисия.

- Муниципалитетлар бу юлның, чокырларына булса да, ремонт ясасын өчен, тагын күпме кеше һәлак булырга тиеш?

-  Депутатларны сайлыйбыз, берсе генә булса да бу сорауны күтәрәме? Чыннан да, начар юллар аркасында күпме кешенең гомере өзелә, - дип язган Эд. 

 
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100