news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада биек йорт тәрәзәсеннән килеп төшкән сыра шешәсе кыз баланың башын тишкән

Башы яраланган кызны хастаханәгә алып килгәннәр, табиблар ярага җөйләр салган.

news_top
Түбән Камада биек йорт тәрәзәсеннән килеп төшкән сыра шешәсе кыз баланың башын тишкән

Узган җомгада, 26 мартта, Түбән Кама шәһәренең Бакый Урманчы урамындагы күп катлы йорт тәрәзәсеннән сыра шешәсе ыргытканнар. Шешә урамнан баручы 14 яшьлек кыз бала башына төшкән. Кызның башы яраланган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте агентлыкка хәбәр иткәнчә, баланы Түбән Кама хастаханәсенә салганнар. Аның башындагы яраны теккәннәр, бәйләп куйганнар.

«Баш мие селкенмәгән һәм имгәнмәгән. Хәзерге вакытта кыз бала хастаханәдә ята», — дип әйткәннәр министрлыкта.

НТР 24 каналы үз чыганагына сылтама белән хәбәр иткәнчә, кыз бала «РаМус» сәүдә үзәгенә таба бара торган тротуарда була. Шешә аның нәкъ баш түбәсенә төшә. Шаһитлар ашыгыч ярдәм һәм полиция чакыра. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар