Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада бер песинең күзен чокып чыгарганнар

Песигә операция ясаганнар, хәзер аңа антибиотиклар эчертәләр. Аннары волонтер кыз песине үзенә алачак.

news_top_970_100

Түбән Камада волонтерлар күзе чокып чыгарылган песи тапкан. Хәзер аңа операция ясаганнар һәм Түбән Кама волонтеры песине үзенә алачак. Бу турыда НТР-24 каналы хәбәр итте.

Песине җәфалаган һәм күзләрен имгәткән кешеләр билгесез. Аны волонтерлар табып алып, Әлмәт ветеринарына алып барган. Табиб операция ясап, песинең күзләренә җөй салган.

Хәзер песигә антибиотиклар эчертәләр, ул ветклиникада дәвалана. Любовь исемле волонтер кыз аны үзенә алырга булган.

Песи Спорт урамында табылган. Биредә яшәүчеләр песине имгәтүче кеше дә шушында гына тора дип фаразлый. Алар социаль челтәрләрдә язганча, мондый очраклар еш була икән. Алар участок полиция хезмәткәренә дә мөрәҗәгать иткән инде, тик нәтиҗәсе генә булмаган.

Ә күзе чокып чыгарылган песигә озак вакыт реабилитация таләп ителә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100