news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада бер хатын ир кешене кыйнап имгәткән

30 яшьлек салмыш хатын кыйнап туйгач, ирнең йөзенә аягы белән тибеп җибәргән.

news_top
Түбән Камада бер хатын ир кешене кыйнап имгәткән

Түбән Кама районының Олы Афанасово авылында бер хатын ир-атны кыйнаган. Ирнең баш сөяге һәм баш мие имгәнгән. Бу турыда Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Вакыйга октябрь азагында бакчада килеп чыга. 30 яшьлек хатын шактый гына салмыш була. Бакчага чыккач, ул танышы белән талаша башлый. Шул кадәр кызып китә ки, кулына очраган беренче әйбер белән ирнең башына берничә тапкыр суга. Әлегә бу әйбернең нәрсә булуы ачыкланмаган. Кыйнап туйгач, ирнең йөзенә аягы белән тибеп җибәрә.

Салмыш хатын кыйнаган ир-атның башы имгәнә, баш миенә зыян килә.

Агрессив хатынга карата җинаять эше ачылган. Ул гаебен таный. Җинаять эшен Түбән Кама шәһәр судына тапшырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар