Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада балалы хатыннарга һөҗүм итеп йөргән ир-атны хөкем иттеләр

34 яшьлек ир-ат урамда йөрүче хатыннарның артыннан килә һәм типкәли башлый.

news_top_970_100
Түбән Камада балалы хатыннарга һөҗүм итеп йөргән ир-атны хөкем иттеләр

Түбән Камада урамда хатын-кызларга һөҗүм итеп йөрүче 34 яшьлек Альберт Хәбибуллинны алты елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Аны «Сәяси, идеологик, раса, милләт яки дини үзенчәлекләр буенча күралмау аркасында хулиганлык яки билгеле бер социаль төркемгә карата дошманлык» маддәсе буенча гаепле дип тапканнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиевка сылтама белән хәбәр итте.

Дәүләт гаепләүчесе Хәбибуллинны 9 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган. Суд аны алты елга колониягә озаткан.

Былтыр җәй көне Түбән Кама шәһәрендә хатын-кызларга һөҗүм итүнең берничә очрагы теркәлә. Видеоязмалардан күренгәнчә, ир-ат хатын-кызның артыннан килеп, аягы белән аркасына тибә. Зыян күрүче хатын паркта өч баласы белән йөри торган булган. Һөҗүм иткәч, ул егыла. Ләкин җинаятьче тукталып калмый, ул хатынны кыйнавын дәвам итә.

Соңрак ачыкланганча, бу беренче генә очрак булмый. Түбән Камада яшәүче бу ир-ат паркта хатын-кызларга ташлана, аягы белән тибә.

«Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, бу кеше 1 июльдә бер банк янында 28 яшьлек хатынга һөҗүм иткән. Хатынның иңбашы, аяклары имгәнгән, тәне күгәргән.

Берничә көннән соң «Семья» паркында ул тагын ике кызга һөҗүм иткән. Шул ук көнне аны тоткарлаганнар һәм «вак хулиганлык» өчен 1 мең сум штраф салганнар. 

Соңрак бу кешене кулга алалар. 34 яшьлек Альберт Хәбибуллин моңа кадәр дә хөкем ителгән. Ул үзенең гамәлләрен хатын-кыз җенесеннән булган кешеләрне күралмавы белән аңлаткан, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100