Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада аттан егылып төшеп үлгән кыз өчен ял базасы җитәкчесен хөкем иттеләр

Түбән Камада ат өстендәге 11 яшьлек кызның үлеме өчен ял базасы җитәкчесе хөкем ителгән. Түбән Кама шәһәре суды “Якорь” ял базасы җитәкчесе – 57 яшьлек Валерий Болонинга карата җинаять эше буенча карар чыгарган. Бу хакта судның матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_top_970_100
Түбән Камада аттан егылып төшеп үлгән кыз өчен ял базасы җитәкчесен хөкем иттеләр

Валерий Болонин кеше тормышы һәм сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирмәгән һәм саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән хезмәтләр күрсәтүдә гаепләнә. Шундый ук гаеп ат караучы – 39 яшьлек Илфак Мирзинга да белдерелә. Аңа карата җинаять эше аерым производствога чыгарылган.


Тикшерү версиясе буенча, 2017 елның 14 нче апрелендә ике укучы кыз, атта йөрергә дип, ял базасына килә. Алар белән кызларның берсенең әти-әнисе дә була. “Якорь” базасы Түбән Кама районының Борокский кардон торак пункты янында урнашкан. Анда ат караучы булып эшләүче Мирзин, балигъ булмаган кызлар өчен ике ат әзерли. Әмма ул кызларга саклаучы шлем да, махсус аяк киеме дә бирми. Моннан тыш, ул 11 яшьлек кыз өчен өзәңгене дә кирәгенчә көйләми, аягын ияргә беркетелгән каеш эченә тыгарга куша, гәрчә болай эшләү тыелса да. Ат караучы кызларны ат өстенә утыртып, аннары караучысыз калдыра.

Атларның берсе йөргән вакытта кинәт алга ыргыла. 11 яшьлек кыз тотынып кала алмый, аягы өзәңгегә эләгеп калып, иярдән егылып төшә. Ат кызчыкны берничә метр өстерәп бара. Алган имгәнүдән зыян күрүче табиблар килгәнче җан бирә.

База җитәкчесенә хезмәткәренең кеше гомере һәм сәламәтлеге иминлегенә җавап бирмәүче хезмәтләр күрсәтүенә юл куюда гаеп белдерелгән. Судта Болонин гаебен тулысынча таныган. Суд аны 2 елга сынау срогы белән шартлы төстә 2 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Карар әлегә законлы көченә кермәгән һәм аңа шикаять бирелә ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100