Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада анасы коляскада йоклатып калдырган биш айлык бала үлгән

22 яшьлек ана баласы янына сигез сәгать узгач, иртәнге унда гына килеп караган.

news_top_970_100
Түбән Камада анасы коляскада йоклатып калдырган биш айлык бала үлгән
https://pixabay.com/

Түбән Кама шәһәренең Кораб урамындагы бер фатирда биш айлык бала үлгән. «НТР» каналы хәбәрчесе фаҗига булган урынга барган.

«Башлангыч версия буенча, 22 яшьлек ана төнге икедә баласын коляскага салып йоклаткан. Аннары үзе дә йоклаган. Бары тик сигез сәгать узгач, иртәнге унда гына ана сабые янына килгән. Баланың сулыш алмавын аңлап алган», — ди ул.

«Биредә беркем дә фаҗига турында сөйлисе килми. Баланың мәетен әбисе күтәреп алып чыкты. Бала үлеме турында беренче булып күрше хатын белгән», — дип сөйли хәбәрче.

Ул күрше хатынны да сораштырган. «Алар безгә шакыды. Ашыгыч ярдәм чакырырга сорадылар», — ди күрше хатын.

Күршеләре сүзләренчә, иртән анасы килгән вакытта, сабый кыз инде үлгән булган. Хатынның тагын ике баласы бар. Ул кияүдә түгел. Бу гаилә тулай торакта яши. Алар балалар өчен пособиеләргә көн итә.

Яңа туган сабый үлеменең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклаячак. Судмедэкспертиза билгеләнгән. Дүрт көннән балага ярты ел туларга тиеш булган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100