news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада агачларга куян үләксәләре элеп куйганнар

Авыл халкы куркуга калган.

news_top
Түбән Камада агачларга куян үләксәләре элеп куйганнар

Татарстанның Түбән Кама районындагы Борок авылы халкы агачка элеп куелган куян үләксәләре тапкан. Авылның социаль челтәрдәге сәхифәсендә шул хакта язганнар.

«Кем эшләгән моны, ник, ни сәбәпле», — дип яза кулланучылар.

«Ноябрьдә эт белән аучы йөргән иде, күп балалы гаиләләр яши торган районда куяннар атып йөрде. Тавыш ишеттек, чыгып, кисәтү ясадык. Тик ул бик тиз китеп барды, кая атканын күрүен кычкырды. Торак секторда мондый хәл булырга тиеш түгел инде», — диләр.

Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белешмәсе буенча, ситуация контрольгә алынган. Әлеге мәгълүматны тикшерү бара. Бу турыда НТР 24 каналы хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар