news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада 90 яшьлек карчык фатирына ут төрткән һәм үзе дә янып үлгән (видео)

Химиклар проспектының 16 йортында пенсионер карчык үз фатирын яндыра. Бу - бүген иртән чыккан янгынның фаразы. Бу хакта Түбән Кама телерадиокомпаниясе хәбәр итә.

news_top
Түбән Камада 90 яшьлек карчык фатирына ут төрткән һәм үзе дә янып үлгән (видео)

Янгында фатирның хуҗасы  90 яшьлек әби һәлак була. Тагын бер зыян күрүче - аның кызы, ул хәзерге вакытта авыр хәлдә реанимациядә ята. Ханым төтен исенә агуланган. 

Янгын йортта яшәүчеләр йоклаган вакытта - иртәнге сәгать 4 тә чыга. Күршеләренең берсе төтен исен сизеп ала һәм янгын сүндерүчеләрне чакыра. Янгын учагын кухняда табалар - бер өем әйбер янган була. Йортта яшәүчеләрне эвакуацияләргәннәр. 

Соңгы вакытта карчык үзен сәер тоткан була, дип сөйли аның күршеләре: башта бөтен кеше белән сүзгә килә, әмма соңгы атнада барысыннан да гафу үтенеп йөргән. Шулай ук, әби күршеләренә фатирымны яндырам дип әйткән була. 

Пенсионер карчык янгынны үзе оештырган булу мөмкин. Тикшерүчеләр хәзерге вакытта бу фаразның дөреслеген ачыклый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар