news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада 31 декабрьдә ике ир-ат югалган

Ир-атларның берсенә медицина ярдәме кирәк булуы ихтимал.

news_top
Түбән Камада 31 декабрьдә ике ир-ат югалган
https://pixabay.com

Түбән Кама шәһәрендә югалган Роберт Гәрәевны эзлиләр. Ул 1979 елда туган. Бу турыда эзләүчеләргә сылтама белән НТР 24 каналы хәбәр итте.

Ир-ат 31 декабрьдә өйдән чыгып киткән һәм шуннан бирле әйләнеп кайтмаган. Кара башлык, юка чалбар һәм кроссовки кигән. Бу 160 см, кара чәчле. Аңа медицина ярдәме кирәк булуы ихтимал.

Роберт Гәрәев турында белешмәсе булган кешеләргә шалтырату өчен телефоннар: 102, 8 (917) 261-91-71.

Түбән Камада яшәүче Евгений Бакиров та 31 декабрьдә чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. 50 яшьлек ир-ат көндезге берләр тирәсендә машинага утырып киткән булган.

Аның машинасы көмеш төсле Renault (номеры Е 979 УТ). Евгений кара куртка, зәңгәр джинс чалбар, башына йон шапка кигән.

2 гыйнварда Евгений Бакиров исән килеш табылган, Роберт Гәрәевны эзләү дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар