news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада 16 яшьлек кызның һәлак булганын күргән кешеләрне эзлиләр

Түбән Камада 16 яшьлек кызның һәлак булганын күргән кешеләрне эзлиләр

news_top
Түбән Камада 16 яшьлек кызның һәлак булганын күргән кешеләрне эзлиләр
Түбән Кама шәһәре полициясе ярдәм сорап, халыкка мөрәҗәгать итте. 2018 елның 28 сентябренә каршы төндә Корабельная урамындагы 43 йорт янында 16 яшьлек кыз мәете табыла. Ул биеклектән егылып төшеп үлгән. Хокук саклаучылар кыз үлеме сәбәбен ачыклауда ярдәм сорый. Бу турыда НТР телеканалы хәбәр итте.

Мәрхүмә кыз Түбән Кама шәһәрендәге бер көллияттә беренче курста укый. Бирегә ул Удмуртиядән килә.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, фаҗига төнендә бу кыз 9 катта урнашкан бер фатирда була. Ул моңа кадәр хөкем ителгән ике ир-ат белән бергәләп табын корып утыра. Бу ир-атлар тоткарланган, ләкин студент кыз үлеменә катнашлары булуын кире кагалар.

"Хәзерге вакытта тоткарланган кешеләрнең гаепле булуын исбатлый торган дәлилләр җитәрлек, ләкин төгәллек кертергә кирәк булган берничә сорау бар", - дип сөйләгән НТР каналы Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең өлкән тикшерүчесе Шамил Ногманов.

Түбән Кама Тикшерү комитеты әлеге фаҗига турында мәгълүматы булган, кычкырган тавышлар ишеткән, бәлки егылып төшү мизгелен күргән һәркемне 8 (986) 926-76-40 номерына шалтыратырга сорый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар