Түбән Камада 15 яшьлек кызны үз әтисе көчләргә маташкан
Түбән Камада 15 яшьлек кызны үз әтисе көчләргә маташкан
Татарстанда исерек
16 мартта Түбән Каманың Студенческая урамындагы 18нче йортта коточкыч вакыйга була. Яшүсмер кызны үз әтисе көчләргә маташа. Бу вакытта кызның әнисе дә биредә була. Ул кечкенә баласын кулына ала һәм күршеләргә чаба. Күрше хатыннан полиция чакыртуын үтенә. Урынга полиция һәм табиблар да килеп җитә. Алар яшүсмер кызны хастаханәгә алып китә.
Биредә Тикшерү комитеты хезмәткәрләре эшли. НТР каналы хәбәрчесе вакыйга урынына бара. Соңрак бу канал кызын көчләргә маташкан әтине кулга алган мизгел төшерелгән видеоны күрсәтте.