Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Кама зиратында каберләрне йомраннар казудан зарланалар

«Биредә йомраннар үрчетә торган завод диярсең», — ди зиратка килгән ханым.

news_top_970_100
Түбән Кама зиратында каберләрне йомраннар казудан зарланалар
https://ntr-24.ru

Түбән Кама шәһәр зиратындагы каберләрне йомраннар казып боза башлаган. Зиратка килүчеләр шул хакта зарлана. Бу турыда НТР 24 каналы хәбәр итте.

Дүрт каберле зур булмаган участокта гына сигез оя санаганнар. Телеканал хәбәрчесе шул хакта сөйли.

Яңа каберләр дә, искеләре дә казылган. Әлфия Погодина берничә көн элек бирегә җирләүгә килгән. Аның сүзләренчә, ул көнне дә зиратта йомраннар йөргән. «Биредә йомраннар үрчетә торган завод диярсең», — ди ул.

Зират хезмәткәрләре сүзләренчә, елына ике тапкыр зиратта дератизация ясыйлар. Ләкин бу җитмәве ихтимал.

Белгечләр фикеренчә, йомраннар кабер янында калдырылган ризыклар янына җыела. Кешеләр азык-төлек калдырып китүнең сәбәбе дә аңлашылмый. Дин буенча бу хупланмый, дип яза телеканал.

Якын арада зиратта эшкәртү булачак. Зират хезмәткәрләре «Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә» мөрәҗәгать әзерли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100