Түбән Кама урманында пакетка салынган кеше башы тапканнар
Берничә көн элек Чаллыда капчыкка салынган кеше аягы табылган иде.
Түбән Камада бүген иртән урманда пакетка салынган кеше башы табылган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эльвира Газизова сөйләгән.
«Урында тикшерүче-криминалистлар эшли. Әлеге вакытта бу урынны тикшерү эшләре бара. Якынча версия буенча, табылдык ир-ат башы», — дип сөйләгән Газизова.
Моңа кадәр, 18 мартта хәбәр ителгәнчә, Чаллыда чүп-чарны сортларга аралый торган предприятиедә кеше аягы табылуы билгеле булган иде. Аяк капчыкка салынган. Экспертларның якынча мәгълүматы буенча, бу кеше аягы табылырга ике көн алдан үлгән.
Әлеге фактлардан соң «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Экспертизалар билгеләнгән, тикшерү бара.