Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада COVID-19 авыруыннан олы яшьтәге ир үлгән

Рәсми рәвештә үлемнең нәтиҗәсе итеп башка диагнозлар күрсәтелгән.

news_top_970_100
Түбән Камада COVID-19 авыруыннан олы яшьтәге ир үлгән
https://pixabay.com

5 май көнне Түбән Камада коронавирус инфекциясе расланган беренче кеше үлгән. Бу хакта аның Мәскәүдә яшәүче оныгы үзенең инстаграм сәхифәсендә язган, дип НТР 24 сайты хәбәр итә.

Телеканалның үз чыганагы сүзләренә караганда, үлемнең чын сәбәбе бары мәетне ярганнан соң гына билгеле булачак. Бары шул вакытта гына оперштаб рәсми мәгълүматны тәкъдим итә алачак.

«Кичә, 5 май көнне Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә ясалма сулыш аппаратына тоташтырылган дәү әтием үлде. Коронавируска тесты уңай нәтиҗә биргән иде. Үлем нәтиҗәсенә эмболия, йөрәк тромбозы, инсулинсыз диабет дип язылган. Аның үлеме статистикага кертелерме, үзегез уйлап карагыз! Нигә мин боларны язам? Зинһар өчен, аңлагыз, коронавирус фейк түгел! Авырган килеш кунакка йөрмәгез! Май бәйрәмнәрендә авылга кайтмагыз! Кызганыч, безнең гаиләдә шулай килеп чыкты да. Берәү дә борынга төшкән томау артында коронавирус яшеренүен аңламады. Атна ярым вакыт эчендә минем гаиләмнең олы буын вәкилләре томаудан һәм 37,5 градуска күтәрелгән температурадан ясалма сулыш аппаратына кадәр барып җиттеләр. Үлем нәтиҗәсендә ни генә язсалар да, минем дәү әтием сәламәт иде! Ашыгыч ярдәм машинасында алып киткәндә дә, үзенең бакчасы, үсентеләре өчен борчылды. Яшәү теләге бик көчле иде. Дәү әнием хәзер авыр хәлдә», — дип яза мәрхүмнең оныгы.

Авторның сүзләренә караганда, алар янына ОРВИ симптомнары булган туганнары килеп киткән. Шуннан соң үзләре дә авырый башлаганнар. Хәзерге вакытта үлгән ир кеше һәм аның хатыны белән контактта булган барлык кешеләр дә карантинда. Үлгән ирне ябык табутта күмәләр. Моның өчен Яр Чаллы шәһәреннән махсус бригада килә.

Хәзерге вакытта Түбән Кама районында COVID-19 авыруы 61 кешедә табылган, 5 кеше терелгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100