Түбән Кама музыканты Максим Бычков яман шештән үлгән
2017 елда Максимга лимфома диагнозы куелган иде.
Түбән Камада танылган музыкант Максим Бычков үлгән. Ул берничә ел яман шеш авыруы белән көрәшкән. Бу хакта НТР24 хәбәр итә.
2017 елда Максимга лимфома диагнозы куелган, операция кирәк булган. Операция өчен акчаны Түбән Камада хәйрия концертында җыйганнар.
Музыкант мотоузыш белән дә мавыккан. Ул 2018 елда мотосезон ачылышында катнашкан.