Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Кама егете сөйгән кызы белән очрашу өчен колониядән качкан

Ишегалды җыештырып йөргәндә контроль йомшарганын сизгән тоткын чыгып китә.

news_top_970_100
Түбән Кама егете сөйгән кызы белән очрашу өчен колониядән качкан
https://pixabay.com

Түбән Камада яшәүче 27 яшьлек ир-ат сөйгәне белән очрашу өчен колония-поселениедән качып киткән. Бу турыда НТР каналы яза.

Ул быел 2 июльдә колониядә була. Караклык өчен җәзасын үти. Территорияне төзекләндерү эшләрен башкарган вакытта, көндезге берләр тирәсендә ир-ат кача. Ул контроль азрак йомшаруын файдалана.

Качкынны 12 сәгать эзлиләр. Бу вакыт эчендә ул Лениногорск шәһәренә барып җитәргә өлгерә. Биредә аның сөйгән кызы яши. Полиция хезмәткәрләре качкынны шунда тоткарлый.

Бер версия буенча, бу ир-ат башка тоткыннар белән уртак тел таба алмый һәм качып китә. Тик аны колониядә тыныч, конфликтка бармый торган кеше дип сыйфатлыйлар.

Качкын ир-ат сүзләренчә, ул сөйгән кызын бик сагынган.

27 яшьлек ир-ат быел декабрьдә иреккә чыгарга тиеш булган. Тик аның тоткынлык срогын арттырулары ихтимал. Прокурор аны 2,5 елга каты режимлы колониягә озатуны сорый, диелә бу хәбәрдә.

Качкын гаебен таныган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100