news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Түбән Кама-Чаллы юлында җиде машина бәрелешкән

Шаһитлар үлүче кеше булуын хәбәр итә.

news_top
Түбән Кама-Чаллы юлында җиде машина бәрелешкән
Валентин Кулагин

Бүген иртән Түбән Кама-Чаллы юлында берьюлы берничә машина бәрелешкән, һәлак булучы бар. Бу турыда НТР 24 каналы хәбәр итте.

Шаһитлар белешмәсе буенча, биредә җиде автомобиль бәрелешкән, диелә хәбәрдә.

Авария һава торышы начар булу сәбәпле килеп чыгуы ихтимал. Социаль челтәрләрдә чыккан видеолардан күренгәнчә, ике машина юл кырыена төшеп киткән, тагын икесе юлга аркылы баскан. Шуңа күрә биредә бөке барлыкка килгән.

Урынга ашыгыч ярдәм, ЮХИДИ машиналары килгән. Видеодан ишетелгән сүзләрдән аңлашылганча, үлүче кеше бар.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, һәлак булган ир-ат авариядән соң юл билгесе куярга чыккан булган. Шунда аны башка машина таптаган. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар